news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

25 август көнне «Җырлы сишәмбе»нең бу җәйдә соңгы чарасы узачак

25 август көнне «Җырлы сишәмбе»нең бу җәйдә соңгы чарасы узачак

25 август көнне 18.30 сәгатьтә Казансу буенда урнашкан амфитеатрда (Милли китапханә янында) Казан мэриясе тарафыннан оештырылып килүче «Җырлы сишәмбе»нең бу җәйдә соңгы чарасы узачак.

Махсус кунак – композитор, автор-башкаручы Рәсим Фасыйхов.

«Гитара һәм баянга кушылып, татар халкының популяр җырларын, төрле чорга караган хитларын җырлыйсыгыз килсә, чарага рәхим итегез!» – диелә хәбәрдә.

Чараның кураторы – музыкант, автор-башкаручы Булат Шәйми.

news_right_1
news_right_2
news_bot