Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә керәчәк
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Аны кертү турында ТР Министрлар Кабинеты карары республиканың хокукый актларының рәсми порталында бастырылган.
Бу вакытта учак ягу, көнкүреш калдыкларын, үлән һәм чүп-чарны яндыру тыелачак. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган җирлекләрдә ризык әзерләү өчен ачык ут кабызу тыелачак. Бу чикләү рестораннар, кафе, барлар һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.
Шулай ук урман янгыны чыгу ихтималы зур булган урыннарда пиротехника куллану һәм очучы фонарьлар һәм ачык утлы башка әйберләр җибәрү тыела.
Хакимият органнары янгын куркынычы янаган эшләрне чикләргә һәм үз территорияләреннән коры үлән һәм чүп-чарны җыеп алырга тиеш булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз