news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

25 апрельдә Казанда шәһәр өмәсе узачак

Хәзер Казанда шәһәр күләмендә үткәрелә торган өмәгә «Минем Казан» порталы аша язылырга була. Әлеге платформада эшли башлаган махсус бүлек, җыештыру өчен йорт янында уңайлы урын сайлау, теркәлү, чистарту җайланмалары булу-булмавы турында белү һәм электрон почта аша искә төшерү хәбәрнамәсе алу мөмкинлеген бирә. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров сөйләде.

«Без кыштан соң бары тик уртак тырышлык белән генә шәһәрдә тәртип урнаштыра алабыз. Финанс чаралары җитәрлек булмаганлыктан, төзекләндерү предприятиеләребез урман паркларын, яр буйларын, сулыкларны җыештырып бетерә алмый. Район администрацияләренең, битараф булмаган шәһәр кешеләренең, предприятиеләрнең һәм уку йортларының уртак эше нәтиҗәсендә без әлеге урыннарны тиешле хәлдә тотабыз. Үзебезнең дә үрнәк булуыбыз мөһим: һәрвакыттагыча, өмәгә беренче булып залдагы җитәкчеләр һәм аларның коллективлары чыгачак», – диде Казан мэры Илсур Метшин. Ул шәһәр халкын читтә калмаска, шәһәрне җыештыру эшенә кушылырга өндәде.

«Үзең үрнәк күрсәтү әһәмиятле. Һәрвакыттагыча, өмәгә беренче булып администрация җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чыгачак. Шул ук вакытта әлеге эш өчен җаваплы комитетлар һәм район башлыклары өмә урыннарын билгеләү белән бергә, логистиканы да төгәл төзи белергә тиеш. Өмә файдасыз хезмәткә әйләнмәсен: җыелган калдыкларның барысы да үз вакытында түгелергә тиеш. Быел эш күп булачак: кыш бик карлы булды, чүп күп җыелды. Фасадларны, тротуарларны, коймаларны, яктырту җайланмаларын һәм тукталыш павильоннарын тәртипкә китерергә кирәк. Башкала халкыннан, бизнес һәм мәгариф учреждениеләреннән әлеге игелекле эшкә кушылуларын сорыйм», – диде мэр.

Шәһәр күләмендәге өмә 25 апрельгә билгеләнгән. Подъезд янында чисталык урнаштырырга әзер шәһәр халкы өчен аерым мөмкинлек каралган: бүлек аша «Дәүләт хезмәтләре.Йорт» кушымтасына керергә, МАХта чатны табарга һәм идарәче компания белән бергә ишегалдында өмә оештырырга була. «Мондый алым ярдәмендә без халыкны күбрәк җәлеп итә алабыз», – диде Альберт Шәйнуров.

Шәһәрне җыештыру эшенә 30 меңнән артык казанлыны, шулай ук мең ярымга якын предприятие һәм учреждение хезмәткәрләрен җәлеп итәргә ниятлиләр. Өмәгә 300 берәмлектән артык махсус техника чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot