news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

10 майга кадәр Татарстанда коры үлән һәм чүп-чар яндырырга, шулай ук ачык утта ризык әзерләргә ярамый.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). 25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Язгы - җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе арту сәбәпле, 25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә», – дип ачыкладылар Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Режим гамәлдә булган чорда коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта (учакта яки мангалларда) ризык әзерләү, шулай ук пиротехника әйберләрен куллану тыела.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot