Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә
Әлеге режим яз һәм җәйге чорда янгын куркынычы көчәю сәбәпле урнаштырыла.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). 25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге карар Татарстан Министрлар Кабинетында имзаланган, дип хәбәр итә Россия буенча республика Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе матбугат хезмәте.
«Яз һәм җәй чорларында янгын куркынычы көчәю сәбәпле 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә», – дип әйтелгән карарда.
Янгынга каршы махсус режим вакытында коры үләнне һәм чүпләрне яндыру, ачык утта (учак, мангал) ризык пешерү, урман янгыннары куркынычына дучар булган торак пунктларда, урман участоклары белән янәшә булган җиләк-җимеш бакчаларында, яшелчә бакчаларында, гражданнарның бакча һәм коммерциясез дача оешмаларында, балалар сәламәтләндерү лагерьларында, икътисадый объектларда, сәламәтләндерү оешмаларында, шулай ук урман-парк зоналарында, торфлы участокларда һәм урман масивлары белән янәшә торган ачык урыннарда 1-3 класслы куркынычы булган пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз