news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

24 сентябрьдә узачак гомумшәһәр ярминкәсендә казанлыларга 9 мең вакансия тәкъдим ителәчәк

Ярминкәдә катнашучылар арасында Казан районнарының хәрби комиссариатлары да бар

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Маркелова). Иртәгә Казанның Химиклар мәдәният йортында сәгать 10 нан 14.00 сәгатькә кадәр гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе уза. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Ярминкәдә Казанның 54 предприятиесе катнаша. Алар арасында “Казаньоргсинтез” ААҖ, “Сантехприбор” ААҖ, “Химград” ҖЧҖ, шәһәр районнарының хәрби комиссариатлары бар. Гомумән алганда, 677 предприятие 9000 вакансия тәкъдим итәчәк. Аларның 1690ы - Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәгеннән.
Ярминкәгә килүчеләр өчен предприятиенең кадрлар хезмәткәрләре белән сөйләшү һәм халык мәшгульлеге үзәге белгечләреннән консультация алу мөмкинлеге бар.
Чара ачылыр алдыннан эш бирүчеләр өчен Казанда глобаль кризисның тискәре нәтиҗәләрен бетерү чаралары буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруга багышланган чара үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100