news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

24 сентябрьдә РФ Президентының ТР дагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарның сорауларына җавап бирәләр

Шул ук көнне объектларны ягу сезонына әзерләүгә багышланган "кайнар линия" дә ачылачак

  (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 24 сентябрьдә 10.00-12.00 сәгатьтә РФ Президентының ТР дагы кабул итү бүлмәсендә РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева гражданнарны кабул итә. Казан шәһәре, Кремль урамы, 12/20 йортта узачак очрашуга (843) 221-80-36 телефоны буенча язылырга мөмкин.
 

Шулай ук шул ук көнне 10.00-13.00 сәгатьләрдә торак йортларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм башка социаль объектларны ягу сезонына әзерләүгә багышланган "кайнар линия" дә ачылачак: (843) 221-80-37.
Казан каласы Башкарма комитеты вәкилләре һәм РФ Президентының ТР дагы кабул итү итү бүлмәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ТР буенча Дәүләт федераль инспектор матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100