Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
24 сентябрь – Рамазан аеның беренче көне
24 сентябрь – Рамазан аеның беренче көне
(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Рамазан ае быел 24 сентябрьгә каршы төндә башлана. Бу хакта кичә Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтендә узган чираттагы пленум утырышында мәгълүм булды. Бәйрәм намазы исә, узган елдагыча, Кол Шәриф мәчетендә узачак.
Рамазан башка айлардан аерылып тора. Бу айда кешеләрне туры юлга өнди торган Коръән Кәрим иңгән. Коръән Кәрим ул – үзенең әмерләре һәм хөкемнәре белән хаклыкны батылдан аерып күрсәтүче бер китап. Коръән аятьләреннән күренгәнчә, бу айда Муса галәйһиссәләмгә – Тәүрат, Гайсә пәйгамбәргә – Инҗил, Давыт галәйһиссәләмгә — Зәбур һәм Ибраһим галәйһиссәләмгә – сөхефләр һәм алардан да иң бөеге – Коръән Кәрим иңгән.
Димәк, Рамазан ае Раббыбыздан олуг китаплар иңгән, гыйлем өсти торган ай. Уразаның максаты – тирнәтен рухи гыйлемгә ирешү. Ул кеше нәфесен барлык гөнаһлардан чистарта, ураза тәкъвалыкны арттыруга бер сәбәп булып тора.
Уразаның беренче ункөнлеге – рәхмәт ункөнлеге, икенчесе – мәгърифәт ункөнлеге һәм өченче ункөнлеге – Аллаһының газабыннан котылып, рәхмәтенә ирешү ункөнлеге.
Уразаның шартлары буенча акылы төзек, балигълык кергән, сәламәт, юлаучы (мосафир) булмаган, хәез-нифас (күрем һәм бала тапканнан соңгы көннәр) хәлендә булмаган (хатын-кызларга) һәр мөселманга ураза фарыздыр. Теге яки бу сәбәп белән ураза тота алмаган мөселманнарның аны каза кылулары да фарыз.
Уразаның фарызлары – ният кылу, ашау-эчүдән тыелу, якынлык кылудан тыелу. Ураза тотучы сәхәр ашаганнан соң, ният кылырга тиеш, көн үзәгендә бер сәгать вакыт калганчы ният кылып өлгерсә дә дөрес саналыр. Уразага күңелдән генә ният кылу да дөрес, ягъни тел белән әйтми генә иртәгә уразада буласыңны уйлап куйсаң, ният дип исәпләнер.
Уразаның сөннәтләренә таң атканчы сәхәр ашау, ураза тоту сәбәпле нәфесен гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу; буш вакытларда Коръән яки башка дини китаплар уку; кояш баегач та, авыз ачу керә.
Ураза вакытында тыелган (мәкрүһ) эшләр – файдасыз-әдәпсез сүзләр сөйләү, мунчага кереп озак утыру; суга чумып коену; урман яки кибет сагызы чәйнәү; үбешү; авыз ачмыйча ике көн рәтән ураза тоту.
Уразада дөрес саналган эшләр – сатып алыначак ризыкны татып карау; күзгә сөрмә тарту; балага ризык чәйнәп бирү; мыек яки иреннәрне майлау; теш чистарту; кан алдыру; сөлек салдыру; комган белән госел коену; мунчага кереп тирләп чыгу; сабын белән юыну.
Уразаны боза торган эшләр – борчак кадәр генә булса да ризык йоту; бер тамчы булса да су йоту; дару эчү; укол кадату, күзгә дару салу; якынлык кылу.
Бу эшләрне онытып яки авыру сәбәпле эшләсәң, яки кемдер мәҗбүри эшләтсә, соңыннан бер көнгә бер көн каза кылына. Онытылып ашаган кеше, уразада икәнлеген исенә төшерсә, кояш баеганчы уразасын дәвам итә. Ә уразада икәнлеген белеп, авыз-борыныннан ялгыш аш я су, кар я яңгыр тамчылары кебек берәр нәрсә керсә; таң атып та, атмаган дип, сәхәр ашалса; кояш батмыйча, баткандыр дип авыз ачылса — ураза бозыла һәм калган көннең казасы тотыла. Уразасын үз иреге белән бозган кеше бер көнгә бер көн ураза тота һәм ураза каффәрәтен (җәзалы 60 көнлек ураза) үти.
Сәфәрдәге кеше, йөкле яки бала имезүче хатын-кызлар тотмаса да ярый, әмма соңыннан бер көнгә бер көн каза кылалар. Таң атканнан соң, сәфәргә чыккан кешегә мосафир булдым дип, уразасын бозу дөрес түгел, бозса – каза кылырга тиеш. Уразада булмаган мосафир көндез өенә кайтып керсә, кояш батканчы уразадагы кебек ашамый-эчми торырга тиеш. Бик хәлсез карт кеше ураза тота алмаса, фидия түли, бер фәкыйрьне ашата яки туярлык ризык алырга акча бирә. Сәламәтләнсә – каза уразасын тота.
Рамазан аенда фитр сәдакасын бирү вәҗеб санала һәм ул гаеткә кадәр тапшырыла. Быел аның күләме – 20 сум, байлыгына карап — 150 сум.
Исламның тагын бер баскычы – зәкят. 30 меңнән артык байлыгы булган һәр кеше үз мөлкәтеннән фәкыйрьләргә өлеш чыгарырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз