news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

24 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дәүләт Советында телләр мәсьәләсе каралачак утырыш көне билгеләнде, Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләчедә боз сарае ачты.

Дәүләт Советында телләр мәсьәләсе каралачак утырыш көне билгеләнде/ 29 ноябрьдә узачак 33нче утырышның көн үзәгенә барлыгы 15 мәсьәлә кертелә.

Казанда татар язучыларының аудиокитаплары тәкъдим ителде/ Татарстанның милли китапханәсе “Җидегән чишмә” студиясе Габдулла Тукай, Мәхмүт Галәү, Разил Вәлиев аудиокитапларын чыгарган.

Мәктәпләр өчен атнасына ике сәгать татар теле булган уку планнары әзерләнә - Михаил Бабич/ Россия Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле “тел мәсьәләсе” хәл ителү турында сөйләде һәм бу проблемадан сәясәт ясамаска өндәде.

Татар җыры үтүктән ишетелсә дә, артык түгел - "Ватаным Татарстан" газетасы/ Бездә сыйфатсыз һәм түбән дәрәҗәдәге җырларга халыкны ияләштерү тенденциясе күзәтелә, ди Сәйдә Мөхәммәтҗанова.

Бүген Илһам Вәлиевнең классик концертын «Татар-информ» онлайн күрсәтте/ Концертны Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды оештырды.

Марат Әхмәтов: Татар көрәше – милләтебезнең җаны ул/ Казанда көрәш буенча ир-егетләр арасында Татарстан чемпионаты ачылды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләчедә боз сарае ачты/ Теләче-Арена" боз сараенда физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүгә 360 укучыны җәлеп итү ниятләнә.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бирелә торган грантларның суммасы артты – министр урынбасары/ Бу сан быелгыдан 1,5 тапкырга “үскән”.

Казан артында иң зур татар авылы Шәледә татар мәктәбенең 100 еллыгын бәйрәм иттеләр/ Юбилей кунаклары мәктәпнең киләчәк 100 елга бурычларын билгеләде.

“Татарча диктант” акциясендә татар журналистларының да катнашуы көтелә/ Акциянең максаты – әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру.

Шәймиев Зөядә һәм Болгарда кунакларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту бурычын куйды/ ТР Дәүләт киңәшчесе “Татарстанның Мәдәни мирасы – Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар” проекты буенча 2018 елга планнар турында киңәшмә үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100