news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

24 меңнән артык татарстанлыга чит илгә чыгу өчен чик куелган

Бүгенге көндә республиканың 2389 гражданына карата чит илгә чыгуга чикләүләр гамәлдән чыгарылган

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы ел башыннан Татарстанның суд приставлары илдән читкә чыгуны тыю турында 24032 карар чыгарган. Әлеге мәҗбүри үтәттерү чарасына эләгүче бурычлыларның гомуми әҗәте – 8 млрд 464 млн сум. Аларның 8184е – алиментлар түләмәүчеләр. Аларның үз балаларына бурычы 533 млн сумга җиткән.

Бүгенге көндә республиканың 2389 гражданына карата чит илгә чыгуга чикләүләр гамәлдән чыгарылган, чөнки алар җәмгысе 490 млн сумлык бурычларын тулысынча түләгән. Алар арасында 344 әҗәтле ата-ана бурычы турында искә төшереп, 2 млн сум күләмендәге бурычларын каплаган.

Суд приставлары хезмәте үз бурычларың турында белеп тору беркайчан да комачауламавы турында искәртә. Татарстанда яшәүчеләр бу мәгълүматны Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең www.r16.fssprus.ru адресы буенча рәсми сайтында белә ала.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100