Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Депутатлар туган телләрне ирекле укыту белән бәйле закон проектын хупламады, Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан бәйге игълан итте.
Дәүләт телләрен тиешенчә укытмау аларның дәүләт теле буларак көчен какшатачак – Р.Вәлиев / Туган телләрне өйрәнүне уку планының вариатив өлешенә күчерү - ата-аналар арасында һәм ата-аналарның мәктәп белән конфликтына китерүе бар, ди депутат.
Татарстан Премьер-министры Казанда ITSF XII Бөтенроссия форумын ачты / Казанның «Корстон» комплексында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.
Р.Миңнеханов "Инвестицион сәясәтнең яңа алымнары: үсеш локомотивлары" сессиясендә катнашты / Бүген Татарстан Президенты Петербургта халыкара икътисади форумда катнаша.
“Алтын билбау” III Милли премиясендә биш номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк / Татарстанның көрәш сәнгате өлкәсендәге “Золотой пояс” – “Алтын билбау” III Милли премиясе 26 май көнне Казанда узачак.
Депутатлар туган телләрне ирекле укыту белән бәйле закон проектын хупламады / Карарга Татарстанның мәсьәләне хәл итү юлларын эзләү буенча сөйләшүләргә ачык булуы турында фикер өстәлергә мөмкин.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан бәйге игълан итте / Бәйге "ТНВ" телеканалы белән берлектә үткәрелә.
Депутат Татьяна Воропаева: Заманында татар телен өйрәнмәвебез бик кызганыч / Депутат федераль закон проектына карата фикерен белдереп: “Закон проекты кешеләрне бер-берсеннән ерагайта, читләштерә”, - диде.
Теләчедә башлап җибәрүче фермерларга бушлай сыерлар бирелә / Районда фермерлар җитештергән продукция авыл хуҗалыгы продукциясенең 10 процентын тәшкил итә.
Фәрит Мөхәммәтшин: Тел проблемасы буенча күп милләтле илебезне бүлгәләргә ярамый / Парламент рәисе бу вазгыятьтән ничек чыгу турында тагын бер кат уйларга кирәклеген әйтте.
Рөстәм Миңнеханов Петербургта инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады / Сессия «Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды.
М.Шәймиев: Татарстан парламенты РФ Конституциясенә каршы килә торган карар кабул итә алмый / Дәүләт Киңәшчесе, тел мәсьәләсен хәл итүнең оптималь юлы табылыр, дигән ышанычын белдерде.
Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак / Татарстанның атказанган артисткасы сүзләренчә, безнең сәнгать һәм татар теле – ул Чемпионатның визит карточкасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз