news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

24 июньгә кадәр Казанның үзәк урамнарында юлларда хәрәкәт чикләнәчәк

Чикләүләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парад уздыру белән бәйле.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Казанда 18-24 июнь көннәрендә үзәк урамнарда транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына — Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы рәвештә узуына һәм тарихи һәм заманча хәрби техника узуга багышланган бәйрәм чарасын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Транспорт хәрәкәте түбәндәге урамнарда чикләнәчәк:

18 июньдә 8.00 сәгатьтән Ирек мәйданында, сәхнәне һәм декорацияләрне монтажлау өчен В.Ленин һәйкәле янындагы парковкада. Эш тәмамланганнан соң, хәрәкәт яңартылачак.

20 июньдә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Ирек мәйданында Карл Маркс урамы буйлап, шулай ук Толстой урамыннан Батурин урамына кадәр барлык якын-тирә урамнарда. Бу көнне шулай ук 16.00-20.00 сәгатьләрдә Ирек мәйданында репетиция белән бәйле рәвештә җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк.

23 июньдә 8.00 сәгатьтән Ирек мәйданында, шулай ук Пушкин урамында (Карл Марск урамыннан Большая Красная урамына кадәр), К.Маркс урамы буенча (Лобачевский урамыннан Театр урамына кадәрге участокта). Әлеге вакытта күрсәтелгән территорияләрдә техник эшләр алып барылачак.

24 июньдә 5.00 сәгатьтән Ирек мәйданы, Карл Маркс урамы һәм якын-тирәдәге барлык урамнар ябылачак. Җәяүлеләр хәрәкәте шулай ук чикләнәчәк.

Чикләүләр парад тәмамланганнан соң, сәхнә һәм декорацияләр демонтажыннан соң бетереләчәк. Шәһәр халкын шулай ук Ирек мәйданындагы һәм аның янындагы урамнардагы, чараны әзерләү һәм уздыру чорында, 20, 23 һәм 24 июньдә муниципаль парковка зоналарыннан файдаланмаска чакыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100