news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

24 июньдә Әгерҗедә Яшьләр көне узачак

Бәйрәм чаралары 16.00 сәгатьтә башлана.

(Әгерҗе, 23 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). 24 июньдә Әгерҗедә Яшьләр көне уза. “Орешник“ ял паркында узучы бәйрәм чараларына әгерҗелеләрне көтеп калалар, дип яза җирле басма.

Бәйрәм чаралары 16.00 сәгатьтә башлана. Программага  юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча балалар арасында велоузыш, “Агрызский жим“ өч төрле ярыш, заманча биюләр фестивале, район җитәкчелеге котлавы, актив яшьләрне, футбол буенча җәйге кубок җиңүчеләрен бүләкләү, концерт кертелгән. Бәйрәм 21-23 сәгатьләрдә дискотека белән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot