Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
24 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Владимир Путин Татарстанга килә, Татарстанда татар теле яңа буын дәреслекләр белән укытылачак.
Владимир Путин Татарстанга килә/ "Visit Tatarstan" эш программасының көн тәртибендә Владимир Путинның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да бар.
Милли педагогия институты концепциясен эшләүдә Г.Ибраһимов институты да катнаша/ Яңа уку йортына – яңача караш булырга тиеш, дип саный галим Ким Миңнуллин.
Марат Әхмәтов файдаланылмаган җирләр булуны министрлыкның җитешсезлеге дип атады/ Республикада 36 мең гектар мәйданда файдаланылмаган җир кишәрлеге барлыгы ачыкланган.
Хозур-ТВ Ислам телеканалы март аенда эшли башлый/ Татарстанда беренче мөселман телеканалы ике телдә һәм өч юнәлештә эшләячәк, диде “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин.
Татарстанда татар теле яңа буын дәреслекләр белән укытылачак/ Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы быел татар теле һәм әдәбияты буенча яңа уку әсбаплары эшләргә тиеш.
Ветеринария идарәсе җитәкчесе тармакта кадрлар җитешмәвен җиткерде/ Республикада мал табибларына уртача – 44 яшь.
Татар теле сүзлекләренең лексикографик фонды тәкъдим ителәчәк/ Г.Ибраһимов исемендәге институт әзерләнгән сүзлекләрнең электрон варианты да булачак.
Эстрадада тәртип урнаштырырга тиешле эксперт советында "Барс-медиа" катнаша/ Эксперт-консультатив совет төзелгән, исемлек раслану стадиясендә.
"Мисс Татарстан" бәйгесенә кунак булып, Казанга Вячеслав Зайцев килде/ Дизайнер "Мисс Татарстан" иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова белән 20 ел таныш.
Зиннур Мансуров - 2018 елның төрки дөнья әдәбиятында ел кешесе / Төркиядә басылучы “Кардәш каләмнәр” журналының гыйнвар саны татар шагыйренә багышланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз