Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан чаңгычысы Пхёнчхандагы Олимпиадада бронза медаль яулады, Мәрҗани минбәренә Шыгырданда кызыксыну арткан, "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте башлана.
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты/ Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, районнарда да шундый кечкенәрәк мәйданчыклар булдырырга кирәк.
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады/ Тагын бер Россия чаңгычысы - Александр Большунов - шул ук дистанциядә көмеш медаль алды.
Рөстәм Миңнеханов Олимпиадада бронза медаль алуга өлеш кертүчеләрне котлады/ Бу - иң югары техник осталык, көчне дөрес куллану, искиткеч ныклык, чыдамлык һәм җиңү теләге булу дигән сүз, диелгән котлау телеграммасында.
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган/ Минбәр 2010 елга кадәр Казанда - Мәрҗани мәчетендә торган; аны, саклап калу өчен, Шыгырданга алып кайтканнар.
Татарстан мөфтие 2019 елда джиу-джитсу ярышлары үткәреләчәген әйтте/ Турнир татар галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышланачак.
Казан кызлары, авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән, "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган/ Иҗтимагый хәрәкәтнең беренче проекты 4 март көнне Кайбычта узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз