news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

24 ел элек Корбан бәйрәмен Төркия татарлары газета чыгарып каршы алган

"Язмалар латин графикасында татар, төрек телләрендә бирелде. Шигаре буларак "Birlik-dirliktir" дигән сүзләрне сайладык", - дип искә ала Якуп Акчура.

(Истанбул, 22 август, "Татар-информ", Айзирәк Гәрәева-Акчура). Төркия татарларының 90нчы еллардан соң беренче нәшер ителгән "Йөрәктән сәлам" газетасы Корбан бәйрәме көнне дөнья күргән. Бу турыда "Татар-информ" хәбәрчесенә газетаны басмага әзерләүчеләрнең берсе Якуп Акчура сөйләде.

Газета Идел-Урал төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте тарафыннан 1994 елның май аенда чыгарыла башлый. Редакция составында Аттила Күнтүз, Гүлтән Ураллы, Якуп Акчура, Илһан Байкал эшли.

Корбан бәйрәме котлавы һәм Габдулла Тукайның "Бәйрәм бүген" шигыре белән аваз салган басма дөньядагы татарларга почта аша таратыла. Ул барлыгы 1000 адреска җибәрелә. Басма татарлыкны таныту, татарларның шөгыльләрен, тарихын, мәдәниятен күрсәтү максатыннан нәшер ителә.

"Ул вакытта интернет хәзерге кебек киң кулланышта түгел иде, шуңа күрә бюллетеньне хат итеп юллый идек. Төрле татар җәмгыятьләренә, чит илләрдә яшәгән татарларга җибәрә идек. Язмалар латин графикасында татар һәм төрек телләрендә бирелде. Шигаре буларак "Birlik-dirliktir" дигән сүзләрне сайладык. Ягъни, берлек - көчтер, ныклыктыр. Шунысы да кызык, бездән соң бу сүзне Төркиядә сәясиләр еш куллана башладылар. Бюллетеньне чыгаруда зур тырышлык куючылар - игълан биреп, матди ярдәм күрсәтүчеләр. Төркия татарлары сүзен таратырга ярдәм иткән өчен Аллаһы рәхмәте булсын аларга", - дип искә алды газетаны басмага әзерләүчеләрнең берсе Якуп Акчура.

Беренче санга Сөембикә манарасы рәсемен куярга теләүләрен, әмма аның айлы рәсемен тапмаулары турында да сөйләде ул. Шулай да тәүге сан әлеге тарихи манарабыз белән басыла, ә айны рәсемгә алар үзләре ясап куялар.

Төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребез яңа басманы сөенеп каршы алалар. Төркиядә татарлар тарафыннан нәшер ителгән әдәби-иҗтимагый "Казан" журналы чыгудан туктап, берничә дистә ел узгач яңа басма барлыкка килүгә шатлануларын әйтеп хатлар язалар. "Йөрәктән сәлам"нең беренче саны таралгач Финляндия, Германия, Австралия һәм башка илләрдән дистәләгән хатлар килә.

Хәзерге вакытта газета эше интернетта - Фейсбук социаль челтәрендә аерым сәхифә буларак дәвам иттерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100