Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
24 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Бүген "Татар ата-аналары клубы" утырышы узды, Казан Яңа ел каникулларын үткәрү өчен иң яхшы шәһәрләр өчлегендә, Татарстанда көчле буран көтелә.
Миңнеханов Татарстан Элемтә министрлыгын IT-эшмәкәрләр белән активрак эшләргә чакырды/ Профильле ведомство яшь IT-компанияләрне үстерү өлкәсендә начар эшли, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Татар ата-аналары клубы вәкилләре “Z” буынында телгә кызыксыну уятырга өйрәнде/ Ата-аналар балаларның нигә татарча начар сөйләшүләре һәм хәзерге татар телен укыту программасы нинди булырга тиешлеге хакында фикер алышты.
Татар мобиль кушымталары татарчага өйрәтә һәм татарча акча саный/ Jadidfest татар мәднияте фестивале программасына татар мобиль кушымталары презентацияләү дә кертелгән иде.
Казан Яңа ел каникулларын үткәрү өчен иң яхшы Россия шәһәрләре өчлегенә кергән/ Кышын Татарстан башкаласы туристларны карлы Идел пейзажлары матурлыгы, шулай ук төрле кышкы күңел ачулар белән җәлеп итә.
Россиядә ана капиталын ташламалы ипотекага беренче кертем итеп кулланырга рөхсәт иттеләр/ Ана капиталы икенче һәм аннан соңгы балалар өчен түләнелә.
Комида әйләнгән автобуста 8 казанлы булган/ Төнлә Куратово – Широкий Прилук трассасында 49 пассажир утырган «Мерседес» автобусы кюветка төшкән һәм әйләнгән.
Синоптиклар Татарстанда көчле буран турында кисәтте/ Күз күреме бер километрга һәм аннан да кимрәккә кадәр начарланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз