news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

24 декабрьдә ГТЮ Казан бүлеге вокзалларында Пассажир көне билгеләп үтелә

Ул тимер юл транспортында хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү чарасы буларак хезмәт итә

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). “Россия тимер юллары” вокзалларында Пассажир көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Ул тимер юл транспортында хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү чарасы буларак хезмәт итә. Әлеге чара пассажирларга ерак араларда һәм шәһәр яны маршрутларында хезмәт күрсәтүче белгечләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеген бирә. Бу көнне тимер юл хезмәтләре белгечләре пассажирларның теләк-тәкъдимнәрен, аларны борчыган мәсьәләләрне карый, аларны хәл итү мөмкинлекләрен эзли. Горький тимер юлы пассажирларны бу чарада актив катнашырга чакыра.

24 декабрьдә пассажирлар белән турыдан-туры аралашуны тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен, эре тимер юл вокзалларында җәмәгать кабул итү бүлмәләре, “Кайнар линия” телефоннары эшләячәк. Моннан тыш, пассажирлар арасында сораштырулар уздырыла. Кечерәк вокзалларда бу көнне пассажирларны кабул итү белән вокзал җитәкчесе шөгыльләнә.

Җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр иткәнчә, Пассажир көнендә алына торган иң күп мөрәҗәгатьләр шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигына кагыла икән.

news_right_1
news_right_2
news_bot