news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

24 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бу көнне республика Дәүләт Советы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул иткән.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). 24 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

2012 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун проектын кабул итә.

Аның буенча түбәндәге кагыйдәләр гамәлгә кертелә. Беренчедән, татар телендә "в" хәрефе ике авазны белдерә: тарихи татар сүзләрендә "w", ә алынма сүзләрдә "в" авазы кулланыла. Икенчедән, татар телендә "г" һәм "к" хәрефләре ике төрле авазны белдерү өчен кулланыла: йомшак "г", "к" һәм калын "гъ", "къ". Өченчедән, латин һәм гарәп графикасында һәр аваз өчен дә аерым хәреф кулланыла һәм башкалар.

Бу канун өлгесе республикада дәүләт теле буларак татар телен куллануны тәэмин итә. Ул татар язма мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлгән. Канун өлгесенең башына ук Татарстан Конституциясе нигезендә татар һәм рус телләре Татарстанның дәүләт телләре буларак тигез дәрәҗәдә диелгән.

Россиядә:

Бүген Россия Федерациясендә хәрби дан көне. 1790 елда бу көнне гаскәр башлыгы Александр Суворов җитәкчелегендәге рус гаскәре Измаил ныгытмасын басып ала.

1900 елда Владимир Ленин нигезләгән “Искра” марксистик газетасының беренче номеры чыга.

1958 елда СССРда мәҗбүри сигезьеллык белем бирү турында карар чыгарыла.

1990 елда РСФСРда милек турында канун кабул ителә. Бу канун буенча шәхси милек таныла.

1993 елда Башкортстанның Конституциясе кабул ителә.

Дөньяда:

1801 елда Англия халкына Камборн шәһәрендә дөньяда беренче пар машинасы тәкъдим ителә.

Аның уйлап табучысы Ричард Тревитик исемле кеше була. Пар белән эшләүгә корылган машина үзенә 8 кешене сыйдыра алган. Аны даими эшләтеп тору, казанда басым саклау өчен машинага гел күмер өстәп торырга кирәк булган. Ә бу, үз чиратында, машинада йөртүчедән тыш кочегар булуын да таләп иткән. Шуңа карамастан, пар машинасы техник алгарышта зур адым ясаган. Дөньяда беренче тапкыр бер урыннан икенче урынга барып җитү өчен  ат кирәк булмаган. Тревитик машинасы бер сәгатькә 24 чакрым ара үтә, көйләүсез 3 мең чакрым йөри алган. Машинаны төрлечә камилләштерү эшләре 1910 елга кадәр дәвам иткән. 

1851 елда АКШ конгрессының китапханәсендә янгын чыга. 35 мең китап һәм башка бик күп кыйммәтле документлар юкка чыга.

1951 елда Ливия үзен мөстәкыйль дәүләт дип игълан итә. Берләшкән Ливия корольлеге белән Идрис I идарә итә.

1992 елда Әзербайҗан парламенты дәүләт теле исемен “әзербайҗан теле”ннән “төрек теле” дип үзгәртә.

Бүген көнбатыш христианнарда Сочельник бәйрәме.

Туган көннәр:

Зәки Нури – татар шагыйре, публицист.

1921 елның 24 декабрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

1941 елда Зәки Нури хәрби хезмәткә алына. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Зәки Нури Ватан сугышы ордены (1948), "Ватан сугышы партизанына" медале (1944) һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Зәки Нуриның беренче шигъри тәҗрибәләре сугыш алды елларында көндәлек матбугатта һәм күмәк җыентыкларда күренә башлый. 1945 елда аның беренче җыентыгы ("Шигырьләр") басылып чыга. Шулай ук Зәки Нуриның "Дан юлы", "Урманда утлар" кебек поэмалары, "Үлгәннәр дә үч алды" исемле проза әсәре дә бар.

1945-1983 еллар арасында әдипнең татар телендә – 36, рус теленә тәрҗемәдә – 17, башка халыклар теленә тәрҗемәдә алты – барлыгы 59 исемдә аерым китабы басылып чыга. 

Зәки Нури тәрҗемә өлкәсендә дә эшли. Рус, украин, белорус, әзербайҗан, үзбәк, төрекмән, кыргыз, таҗик, латыш, литва, эстон, әрмән, грузин әдипләре әсәрләре тупланган махсус җыентыклар бастырып чыгара.

Әдәбият өлкәсендәге һәм җәмәгать тормышындагы хезмәтләре өчен Зәки Нури 1971 елда "Хөрмәт Билгесе", ә 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә.

1984 елның 18 февралендә вафат була.

Эльмир Җәүдәт улы Низамов – композитор, пианист, Казан дәүләт консерваториясе өлкән укытучысы, татар опералары авторы. Россия һәм Татарстан Композиторлар берлекләре әгъзасы. Муса Җәлил премиясе лауреаты (2015).

1986 елның 24 декабрендә Сембер шәһәрендә туа.

Әсәрләре – "Шәрык рапсодиясе" (2009), Катнаш хор өчен Иосиф Бродский сүзләренә өч хор, Кыллы квартет һәм баян өчен "Dixi", Симфоник оркестр өчен "Күкләр хәрәкәте" әсәре, "Алтын Казан" мюзиклы (рок-опера) — Ренат Харис либреттосы, төп партияне (Сихәтбану) Эльмира Кәлимуллина башкара,  "Кара пулат" операсы – Ренат Харис либреттосы (2015).

Тәйфук Абдул улы Абдул – Кырым татары. Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы герое (1943), гвардия майоры (1945).

1915 елның 11 (24 декабрь) декабренда Таврия губернасы Ялта өязе (хәзерге Кырымның Алушта районы) Партенит (1945-1962 елларда Фрунзенское) авылында туган.

1941 елның июненнән Көнбатыш, Дон, Дала, Көньяк-Көнбатыш фронтларда сугышта катнаша.

1941 елның ахырында Дала фронты 57 армия 58 гвардия укчы дивизиясе 175 гвардия укчы полкының 2 укчы батальоны командиры итеп билгеләнә.

1943 елның 26 сентябрендә гвардия капитаны Тәйфук Абдул җитәкчелегендә укчы батальон Днепрны кичә һәм Верхнеднепровск шәһәре янындагы плацдармны кулга төшерә. Дошманның хәрби көчләре һәм техникасы югалту кичерә.

1943 елның 20 декабрендә аңа Советлар Союзы герое исеме бирелә.

1945 елның 18 мартында Гротткау шәһәре янындагы Обер авылында разведка вакытында һәлак була. Львов шәһәренең Дан калкулыгында җирләнә.

Бәдигый Хуҗа Габделбәдигъ улы – тел галиме, фольклорчы.

Хуҗа Бәдигый 1887 елның 24 декабрендә Казан губернасы Мамадыш өязе Югары Бөрсет авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.

1912-1914 елларда төрледән-төрле фольклор экспедицияләре оештыра. 1918-1926 елларда Татар педагогия техникумында һәм Казан мәктәпләрендә укыта, Академүзәктә эшли. 1930 елдан Казан педагогия институтында эшли башлый, 1938 елдан шунда профессор була. 1938 елның 11 маенда кулга алына, "Идель-Урал" контрреволюцион оешмада катнашуда гаепләнә һәм 10 елга иректән мәхрүм ителә. Ләкин соңрак аны аклыйлар. Галим 1940 елның 23 июнендә хөкемнән азат ителә. Шул елның 17 ноябрендә вафат була.

Ул татар теленең фонетик, грамматик, лексик нормаларын өйрәнә. Хезмәтләре татар әдәби теле тарихына карый. Татар фольклоры җыентыкларын төзи. Мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар теле дәреслекләре авторы.

Хезмәтләре - “Ана теле сарыфы” (1919), “Ана теле дәреслеге” (1919), “Татар теле. Морфология”(1933) һәм башкалар.

Хуҗа Бәдигый 1940 елда Казанда вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100