news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

24 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

2017 елгы "Парламент дәресләре"нә нәтиҗә ясалды, республиканың яшь геройлары бүләкләнде, Казанда узачак Ифтар көннәре билгеле булды.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Парламент дәресләре” традициясе дәвам иттереләчәк/ ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, укучылар һәм мөгаллимнәр “Парламент дәресләре”нә карата зур кызыксыну белдерә.



Дәүләт Советында Татарстанның яшь геройларын бүләкләделәр/ Республикадан Федерация советы бүләгенә 2017 елда батырлык кылган өч укучы лаек булды.



Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды/ Россиядә иң күләмле чаралардан булып саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә үткәреләчәк



Эльмира Шәрифуллинага Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды/ Г.Камал театрында шагыйрәнең "Без - Тукайлы халык!" дип исемләнгән юбилей кичәсе үтте.



Фатих Сибагатуллин милли татар көрәшенең кагыйдәләрен үзгәртергә кирәк, дип саный/ Дәүләт Думасы депутаты фикеренчә, төрки дөньяда кабул ителгән кагыйдәләрне нигез итеп алмаганда, татар көрәше Татарстан авылларында гына калачак.


Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә 90 мәдәни чара оештырылачак/ Футбол сөючеләр Казанда күргәзмәләр, концертлар һәм кинотамашалар карый алачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100