news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

24 апрельдә Казанда "Георгий тасмасы" акциясе башлана

9 майга кадәр Татарстан башкаласында барлыгы 15 мең тасма өләшенәчәк.

(Казан, 22 апрель, “Татар-инфо”). 24 апрельдә Казанда “Георгий тасмасы” акциясе башлана. Көн саен волонтерлар шәһәрнең үзәк ураманарына чыгып, теләгән кешеләргә тасмалар таратачак. 9 майга кадәр Татарстан башкаласында барлыгы 15 мең тасма өләшенәчәк. Бу хакта KZN.RU порталы хәбәр итә.

“Георгий тасмасы” дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һаләк булганнар истәлегенә дан, ветераннарга карата хөрмәт билгесе, Бөек Җиңүнең горурлыгы һәм фронтка барлык көчләрен биргән кешеләргә рәхмәт хисләрен аңлата.

Акция кысаларында шәһәр кешесе һәм кунаклары тасмага ия булып, волонтерлардан аны ничек дөрес итеп беркетергә кирәклеген белә ала. Чарада яшьләр ижтимагый һәм ирекле оешмалардан 50 волонтер катнашыр дип көтелә.

Акциягә Бауман урамында 11 сәгатьтә Казан бүлегенең “Җиңү волонтерлары” һәм Казанның ирекле үсеш үзәге активистлары старт бирәчәк, дип хәбәр итә Казанның балалар һәм яшьләр комитеты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot