news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үткән төндә Россиядә дошманның 239 пилотсыз очкычы юк ителгән

Үткән төндә Россия төбәкләрендә Украинаның 239 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта Русия Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Үткән төндә, 30 августта 20.00 сәгатьтән 31 августта 8.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Орёл, Ростов, Самара, Саратов, Тамбов, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Крым Республикасы территорияләрендә һәм Кара диңгез акваториясендә Украинаның самолет тибындагы 239 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot