news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

23 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанда Спортның су төрләрен үстерү үзәге ачыла, шагыйрә Фәүзия Солтан 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә, балалар өчен экологик конкурс игълан ителде.

Казанда FINA белән берлектә Спортның су төрләрен үстерү үзәге ачыла/ Татарстан Спорт министрлыгында Татарстан Республикасы белән FINA Халыкара йөзү федерациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Ана теле көн дә кирәк - "Ватаным Татарстан" газетасы/ Язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликова татар теленең бүгенгесе һәм киләчәгенә карата фикерен белдерде.



Россиядә өченче тапкыр Зур этнографик диктант уздырыла/ Акциядә рус телен белүче һәркем катнаша ала.



Истанбулда Төрки дөнья балалар фонды оештырылды/ Төрки илләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне киңәйтү - фондның төп принципларының берсен тәшкил итә.

Казанда Фәүзия Солтанның 60 яшьлек юбилеена багышланган әдәби–музыкаль кичә үткәрелә/ Программада Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөһрә Сәхәбиева, Азат Тимершәех, Роберт Андреев, Раил Сөнгатуллин башкаруында җырлар яңгыраячак.



"Төргәкнең икенче тормышы – 2018" балалар иҗат конкурсына эшләр кабул ителә/ Конкурс Казанда 22 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100