news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

23 сәгать 55 минутта Путинның Яңа ел котлавын барлык төбәкләрдә күрәчәкләр

Элек Россиянең кайбер субъектларында вакыт аермасы аркасында Президентның Яңа ел мөрәҗәгате бер сәгать иртәрәк я соңрак трансляцияләнә иде.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). 31 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путинның Беренче каналдан 23 сәгать 55 минутта Яңа ел котлавын җирле вакыт белән илнең барлык кешесе карый алачак, дип җиткерә “Ведомости”.

Элек Россиянең кайбер субъектларында вакыт аермасы аркасында Президентның Яңа ел мөрәҗәгате бер сәгать иртәрәк я соңрак трансляцияләнә иде.

Программаларны трансляцияләү биш зонада бара. Телеканалның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, эфир ике, дүрт, алты, сигез сәгатькә үзгәртеп җибәрелә. Нәтиҗәдә, так булган сәгать поясларында Беренче канал программалары иртәрәк я соңрак чыга.

Быел исә телеканал хезмәткәрләре тапшырулар челтәрен үзгәрткән. Аның өчен космик элемтә төркеме, спутниклар һәм кабель челтәре җәлеп ителгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot