Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
23 млн урлаган кассирны тоткарлау видеосы барлыкка килде
Хатын-кызны гаиләсе белән бергә кичә Казанда арендалаган фатирларның берсендә тапканнар.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы Казанда Башкортстан кассирын тоткарлау урыныннан беренче кадрларны бастырган. Кассир банктан 20 млн сумнан артык акча алып чыккан. Тоткарлануның видеоязмасы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында барлыкка килде.
- «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, кичә Казанда арендага алынган фатирларның берсендә Луиза Хәйруллинаны гаиләсе белән тоткарлаганнар. Аны Салават шәһәрендә Россельхозбанк бүлегеннән 23 миллион сум күләмендә акча урлауда гаеплиләр. Хәзерге вакытта урланган акчаларның кайдалыгы ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз