news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

23 мартта Татарстанның «Ел укытучысы» билгеле булачак

23 март көнне «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрында «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясаячаклар һәм Татарстан Республикасының 2026 елгы укытучысының исемен атаячаклар. Ә әлегә Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының II туры катнашучылары һөнәри осталыкта ярышуларын дәвам итә. Кичә, 18 мартта, «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында алар мастер-класслар үткәрделәр. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә «Ел укытучысы» номинациясендә 15 финалист һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 10 финалист мастер-класслар уздырган. Бу аларның икенче тур кысаларында беренче сынаулары иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot