news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

23 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Швейцариядә күпсанлы эшлекле очрашуда катнашты, "Ел китабы-2016" ачыкланды, "Интертат"үзешчән җырчыларга танылу мөмкинлеген бирә.

Р.Миңнеханов Швейцариядәге татарларга: Телне югалтмас өчен, кулдан килгәнне эшләргә кирәк/ Татарстан Президенты Женевага эш сәфәре кысаларында Швейцариядә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.



«Ел китабы-2016» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле/ Конкурста 381 китап катнашкан, чәчмә әсәрләр арасында Нәбирә Гыйматдинова китабы - беренче урында.



Мәскәүдә “Юность” журналында татар язучыларының әсәрләре дөнья күрәчәк/Яшь һәм урта буын иҗатчыларның унлап проза әсәрен “Юность" редакциясенә тапшырырга сөйләштек, диде Данил Салихов.


"Интертат" электрон газетасы үзешчән җырчылар бәйгесен башлап җибәрә/ "Халык җырчысы" бәйгесе үзешчән җырчыларга тиз арада танылу мөмкинлеген бирәчәк.



Шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның өченче җыентыгы тәкъдим ителде/ Шагыйрь Ленар Шәех: "Лилия Гыйбадуллина татар шигъриятенә яңа алымнар алып керде", - дип белдерде.

Кастамонуда 2018 елның төрки дөнья мәдәни башкаласы программасы Нәүрүз белән ачылды/Төркиянең Кастамону шәһәренә төрки илләрдән һәм төбәкләрдән килгән артистлар катнашында төрки мәдәният елы чаралары башланды.

Казанда яшүсмерләр арасында шахмат буенча Россия Кубогы этабы ачылды/ "Рәшит Нәҗметдинов мемориалы - шахмат буенча Россия Кубогы этабы" дип исемләнгән бәйгедә илнең 19 төбәгеннән яшь шахматчылар катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100