Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
23 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан Президенты Давоста икътисади форумда катнашты, Путинның Казанга эш сәфәре программасы билгеле, Васил Шәйхразиев Удмуртиядә булды.
Татарстан Президенты Давоста икътисади форумның берничә сессиясендә катнашты/ Форумдагы чараларда катнашудан тыш Рөстәм Миңнеханов дөньякүләм танылган компания вәкилләре белән берничә очрашу уздырды.
Путинның Казанга эш сәфәре программасы билгеле/ Россия лидеры Татарстан башкаласына 25 гыйнварда килә.

Татарстанда көчле буран һәм кар көртләре булуы көтелә/ Республикада 23 гыйнварда 18.00 сәгатьтән 24 гыйнварның 18.00 сәгатенә кадәр һава торышының аеруча начарлануы турында кисәтелә.

Узган ел Татарстанда 3 миллионнан артык турист булган/ Инфраструктураны үстерү, зур халыкара чаралар уздыру, уңай инвестиция мохите Татарстанга Россиядә туризм үсешендә алдынгы булу мөмкинлеген тудырды.

Адлер Тимергалинның "Миллият сүзлеге" китабының икенче томы дөнья күрде/ Яңа басма һәр журналист, әдәбиятчы һәм укытучы өчен өстәл китабы була ала, ди китапның мөхәррирләре.

“Электрон ярминкә”гә Татарстан җитештерүчеләренең 600 төрдән артык продукциясе теркәлгән/ Интернет аша товар сатып алу сайтына көненә 40 кулланучы керә.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2018» раллиенда җиңүе белән котлады/ Россиянең «КАМАЗ-Мастер» командасы, быелгы раллида зур уңышка ирешеп, унбишенче тапкыр җиңүче булды.

Васил Шәйхразиев: Удмуртиядәге татар объектларын төзәкләндерү турында сөйләштек/ Удмуртия җитәкчелеге җирле татарлар белән бәйле мәсьәләләрне контрольгә алды, бергәләп ерып чыгарбыз, диде Милли Шура рәисе.

Татарстанда казыйлар никах һәм талак буенча нигезләмә әзерләде/ Күпхатынлылык, кавышу, талак мәсьәләләрен үз эченә алган нигезләмә, бүгенге көндә бик актуаль, - ди Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз