news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады, Алинә Заһитова Олимпиадада Россия өчен беренче алтынны яулады.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады / Татарстан Президенты армиянең Россия тарихындагы үзенчәлекле ролен билгеләп үтте.

Алинә Заһитова Олимпиадада Россия өчен беренче алтынны яулады / Көмеш медальне дә Россия спортчысы Евгения Медведева алды. "Бронза" Канада спортчысы Кейтлин Осмондка булды.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Татар дин белгечләренең чит илдәге хезмәтләре өйрәнелмәгән / Татар дин белгечләренең хезмәтләрен мөселман илләре китапханәләреннән эзләргә кирәк, дип исәпли Болгар ислам академиясе ректоры.

Соңгы елларда дөньякүләм киңлеккә чыккан әсәрләребез юк – Ренат Харис / Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты дөньякүләм танылачак әсәрләр нәкъ менә хәзер язылырга тиеш, талантлы яшьләр күп, дип исәпли.

Пензада җәмигъ мәчетен төзеп бетерү өчен бюджеттан 10 млн бирәләр / Европа мәчетләрендә мондый зур гөмбәзле мәчет юк, ди Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.

#атнабай флешмобына Илсур Шәрипҗанов кушылды / Ул Әнгам Атнабаевның "Онытмадым" шигырен укый.

Киров өлкәсе мөселманнары мөфти сайлады / Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп, бертавыштан, янәдән мөфти Нияз Кашапов сайланды.

Яңа Балтач кызы Россия чемпионы булды / 10 сыйныф укучысы Розана Кашапова 16 килограммлы герне 10 минут эчендә 163 тапкыр чөеп күтәрде.

Төркиядә Ризаэтдин Фәхретдиннең “Әхмәт Мидхәт әфәнде” әсәре төрекчә басылды / Таныту язуында китапның Төркия әдәбият белгечләре өчен бик әһәмиятле булуына басым ясалган. Р. Фәхретдин башкорт язучысы дип белдерелгән.

Рөстәм Миңнеханов Бакый Урманче музее экспозициясен киңәйтергә тәкъдим итте / Президент өчен күргәзмә буенча экскурсияне Татарстан Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева үткәрде.

Чит илдә яшәүче милләттәшебез Сәгадәт Ниверга 100 яшь тулды / Йөз яшьлек татар әбисе олуг юбилеен балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән бергә үткәргән.

Бәкердә “Запорожец”лар узышты / 2015 елдан башлап “ГАЗ-21 Волга” авторетро клубы президенты, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның махсус фонды булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100