news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

23 февральдә Татарстанда почта бүлекчәләре эшләми

22 февральдә почта хезмәткәрләренең эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, «Россия почтасы»ның Татарстан бүлекчәләре эшләмиячәк.

22 февральдә бүлекләр бер сәгатькә иртәрәк ябыла, 24 февральдә гадәти график буенча эшләячәк.

Сайтта яки «Россия почтасы» мобиль кушымтасында бүлекләрнең актуаль эш графигын белергә яки картада якындагы ачык почта офисын табарга мөмкин, дип хәбәр итә почтаның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot