Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
23 февральдә Казанда муниципаль парковкалар бушлай эшли
Бәйрәм көннәре өчен ташламалы режим ел ахырына кадәр гамәлдә.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, Казанның барлык муниципаль парковкалары да бушлай эшләячәк, дип хәбәр итте Казан мэриясе.
10 гыйнвардан Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар яңа расписание буенча эшли. Парковка өчен түләү эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.
Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез эшли.
Беренче 15 минутта парковка бушлай.
Казан Мэры Илсур Метшин карары белән кертелгән ташламалы режим ел ахырына кадәр гамәлдә. Шулай ук узган айда түләүле парковканың яңа зоналары эшли башлады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз