Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
23 февраль ялларында туристларны җәлеп итә торган шәһәрләр арасында Казан өченче урында
Экспертлар Россиядә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү вакытында туристлар активлыгының 10 процентка артуын күзәтә.
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). RoomGuru.ru Россия хезмәте анализы нәтиҗәләре буенча, 2017 елның 23-26 февраль көннәрендә кунакханәләр броньлау буенча, туристларны иң нык җәлеп итүче шәһәрләр арасында Казан өченче урынны алган.
23 февраль бәйрәме көнендә сәяхәт өчен иң кызыклык шәһәрләр унлыгына шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Ялта, Калининград, Екатеринбург, Түбән Новгород, Ярославль һәм Вологда керә.
Әлеге хезмәт хәбәр итүенчә, кунакханәдә торуның иң арзан бәясе – Түбән Новгородта – 2,5 мең сум. Ә иң кыйммәт бүлмәләр Сочида теркәлгән – 3,4 мең сум. Казан кунакханәсендә бер тәүлек тору исә уртача 2,9 мең сумга төшәчәк.
“ТурСтат” агентлыгы хәбәр итүенчә, Ватанны саклаучылар көне бәйремендә сәяхәтләр саны үткән ел белән чагыштырганда, 10 процентка арткан.
23 февральдә иң зур кызыксыну уяткан чит ил шәһәрләренең беренче унлыгына Минск, Тбилиси, Баку, Будапешт, Таллин, Барселона, Ереван, Рига, Вильнюс һәм Рим кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз