news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

23 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Камал театрында танылган татар рәссамының күргәзмәсе ачылды, Рәмис Аймәт шигърият фестивале лауреаты булды, Татарстанда буран көтелә.

Рөстәм Миңнеханов "Шәһәр мохите" проектының федераль иҗтимагый советын җитәкләде/Оптимизацияләнгән проект координаторы - Павел Качкаев.

Камал театры фойесында Илнур Сираҗиевның күргәзмәсе ачылды/Илнур Сираҗиев – танылган татар рәссамы, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы.

Миләүшә Тәминдарова татар теле өйрәнүнең иң җиңел юлын тәкъдим итә/"Алтын граммофон" концертында үзенчәлекле аранжировкада егермедән артык татарча җыр яңгырады.

Шагыйрь Рәмис Аймәт Халыкара төрки шигърият фестивале лауреаты булды/Әлеге мактаулы исемгә төрки дөньядан өч шагыйрь лаек дип табылды.

Синоптиклар иртәгә Татарстанда урыны белән көчле җил чыгуы турында кисәтә/Республикада буран фаразлана.

"Нефтехимик" командасы очколар саны буенча "Ак Барс"ны куып җитте/Түбән Кама хоккейчылары бүген Астанада "Барыс" командасын отты.

news_right_1
news_right_2
news_bot