news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

23 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты 100 балл җыйган укучылар белән очрашты, Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсе узды.

Рөстәм Миңнеханов: 100 балл ияләренең 60 процентка якыны республикада кала / Татарстан Президенты 100 балл җыйган укучылар белән очрашты.

Татарстан Президенты туган телләрне укыту буенча мәгариф системасына бурычларны билгеләде / "Проблемалар озак вакыт хәл ителмәве безнең дә кимчелек. Ул мәсьәләләрне бездән башка беркем чишмәячәк", - диде ул.

Марат Кәбировның күңелле әсәрләрдән генә торган яңа китабы "Йокы даруы" дип атала / Китап бары тик электрон вариантта pdf, epub, fb2, mobi форматларында гына эшләнгән.

Татар мифологиясенә багышланган тәүге фестивальне Мордовия һәм Ямал округы яшьләре оештыра / 25 августта башланып китәчәк #ТатМиф проектының максаты – татар мифологиясендәге персонажларны популярлаштыру.

Туган телләрне өйрәнүгә хокуклар үтәлеше контрольгә алынырга тиеш - Рафис Борһанов / Министр район башлыкларын бу мәсьәләне контрольдә тотарга өндәде.

Казанның тугыз мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак / Татарстан фермерларына сәүдә итү өчен 270 урын биреләчәк.

Балалар тормышта дәүләт һәм туган телләренең гамәли кулланышын күрергә тиеш - министр / Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов докладында милли кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталды.

Камал театрында тамашачы мәктәбенең яңа сезоны "Үлеп яратты" спектакле белән башлана / Фикер алышуда спектакльнең иҗат составы, театр тәнкыйтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша



Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстаны Короле оештырган төшке ашта катнашты / Хаҗ тәмамланганнан соң, ел саен уздырыла торган очрашуга хаҗилар арасыннан аеруча мөһим кунакларны чакыралар.






 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100