news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

23-25 августта Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре узачак

23-25 августта Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре узачак
Дарья Сәйфиева

Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәрен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм чаралары 23-25 августта уза. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Тантананың беренче көнендә башкалада яшәүче татарлар һәм теләгән һәркем 14.30 сәгатьтә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куя ала. 15.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның талантлы шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу узачак.

Шул ук көнне 18.00 сәгатьтә Кино йортында (Васильевская урамы, 13) Мәдәният көннәре программасының рәсми ачылышы була. Биредә үк режиссер Байбулат Батулланың «Бери да помни» фильмы күрсәтелә. Ул сентябрь аенда зур прокатка чыгар дип көтелә.

24 августта 18.00 сәгатьтә Татарстан сәнгать осталары катнашындагы тантаналы кичә була. Ул Мәскәүнең Музыка йортында уза.

25 августта 12.00 сәгатьтә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Быел татар шагыйре һәм аның көрәштәшләренең җәзалап үтерелүенә 79 ел тула.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100