news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

228 йорты янган Йолдыз авылыннан Гөлсимә Байтирәкова: Барлык ярдәмне санап чыгарып булмый

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында 7 майда чыккан зур янгында 228 йорты янып беткән Курган өлкәсе Эчкен-Йолдыз авылы халкы чыгыш ясады. Йолдыз авылы мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, Шадрин муниципаль округы депутаты, авылның координацион совет вәкиле Гөлсимә Байтирәкова янгыннан соң авылны торгызырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерде. «Барлык ярдәмне санап чыгарып та булмый», – диде укытучы.

Гөлсимә Байтирәкова 7 май кичендә булган көчле янгынны искә алды. Янгын нәтиҗәсендә 228 йорт янып, җиде кеше һәлак булган иде.

«Янгын шулкадәр көчле булды. Сүндерер өчен берни эшли алмадык. Авылдан ераграк китеп, туган авылыбызга карап тордык. Авыл бер зур учак кебек иде. Нәрсәдер калгандыр дигән өметебез бөтенләй юк иде. Авылга кайткач, мәктәп, мәчет, кибетләр, клуб һәм бер урам калганын күрдек. Тарих буенча шул урамнан авылыбыз төзелеше башланган. Бу Аллаһы Тәгаләнең безгә үз тамырларыгызны онытмагыз дигән кебек булды», – дип сөйләде Гөлсимә Байтирәкова.

Ул авылга ярдәм икенче көнне үк килә башлаганын әйтте. «Хәзер авылда төзелгән һәм төзелүче 83 йорт Татарстан һәм бөтен мөселман дөньясының олы ярдәме», – диде ул.

«8 майда безгә ярдәм итә башладылар. Ярдәм бөтен җирдән килде. Ләкин халык әле алар белән нәрсә буласын һәм ничек яңадан төзеләчәкләрен күз алдына да китерә алмый иде. Беренче көннәрдә үк безгә Васил Шәйхразиев килеп, клубта җыелыш уздырды. Васил Габделгаязович шушы кыска вакыт эчендә безгә туган кеше кебек булды. Хәзер авылда төзелгән һәм төзелүче 83 йорт Татарстан һәм бөтен мөселман дөньясының олы ярдәме. Сезнең ярдәмнән башка без авылны торгыза алмас идек. Төзелеш материаллары үзләре төзегәннәргә зур ярдәм булды. 70тән артык авылдашларга суыткычлар һәм газ плитәләре, кроватьләр, кер юу машиналары тапшырылды. Барлык ярдәмне санап чыгарып та булмый», – диде Гөлсимә Байтирәкова.

Ул авылны торгызуда ярдәм иткән һәммә кешегә зур рәхмәтен белдерде.

«Авылда 329 кеше калды. Күпләр, кыенлыклардан куркып, сертификатка шәһәрдән фатирлар алдылар. Әмма Йолдыз авылында нинди матур йортлар төзелүен күреп, күпләренең кайтасы килә. Алар һичшиксез кайтырлар, безнең авыл да яшәр, чәчәк атар, дип өметләнәбез. Без Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич, Премьер-министр урынбасары Васил Габделгаяз улына, «Татнефть» генераль директоры Наил Магановка, барлык хәйриячеләргә, бөтен татар халкына, мөселманнарга, Чувашия, Самара, Удмуртия, Ульяновск, Мәскәү, Нижневартовск хәйриячеләренә, йортлар төзегән барлык кешеләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез», – диде Гөлсимә Байтирәкова.

  • «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы 26-28 ноябрьдә Казанда үтә. Биредә Үзбәкстан, Кыргызстан, Кырым, Омск, Әстерхан, Төмән, Алтай һәм башка күп төбәкләрдән килгән татар эшмәкәрләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100