news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

22 яшьлек казанлы аферистларның «куркынычсыз счетларына» 240 мең сум күчергән

Алдауның яңа очрагы Татарстан башкаласында булган. Аферистларның кармагына бу юлы Казанда яшәүче 22 яшьлек егет эләккән.

14 апрельдә зыян күрүченең телефонына билгесез кеше шалтырата, ул үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Егет аның белән сөйләшеп тормый, трубканы куя. Беркадәр вакыттан соң аңа үзен тикшерүче дип таныштырган икенче кеше шалтырата. Ул егеткә карата мошенниклык кылынган, аңа чыннан да банк хезмәткәрләре шалтыраткан, һәм акчаларны урламасыннар өчен, «банк хезмәткәрләре» күрсәтмәләрен үтәргә кирәк, дип хәбәр итә.

Аферистлар күрсәтмәләре буенча ул 240 мең сумга кредит рәсмиләштерә һәм акчаларны мошенникларның «куркынычсыз счетларына» күчерә. Алар икенче көнне аның белән акчаларны кире кайтару буенча сөйләшү өчен элемтәгә керәчәкләре турында хәбәр итә.

15 апрельдә җинаятьчеләр яңадан егеткә шалтырата һәм тагын бер кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Бу мизгелдә ул мошенникларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче бүлегендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Гагарин» полиция бүлегендә әлеге гамәлне кылуга катнашы булган затларны билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100