news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

22 яшьлек кыз Адав Толымбай авылындагы бер йортның тәрәзәсен ватып кергән

Ул дәүләт файдасына 5 мең сум штраф түләячәк.

(Буа, 26 ноябрь, "Татар-информ", "Байрак" ).  22 яшьлек кыз Буа районы Адав-Толымбай авылындагы бер йортның тәрәзәсен ватып кергән. Бу турыда җирле басма яза.

Шәһәр прокуратурасы биргән мәгълүматларга караганда, яшәү адресы белән Ульяновск шәһәрендә теркәлгән 22 яшьлек кыз Адав-Толымбай авылындагы йортның тәрәзәсен агач күсәк белән ватып, эчкә керә, аш бүлмәсендәге савыт-сабаларны вата.

Шушы көннәрдә кеше йортына рөхсәтсез кергәне өчен аңа суд карары укылды. Ул дәүләт файдасына 5 мең сум штраф түләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100