news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

22 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов хезмәт кешесенең абруен күтәрергә кирәклеген әйтте, “Нур-Ихлас” мәчете территориясендә мәдрәсә төзеләчәк, иртәгә һава торышы бозыла.

Рөстәм Миңнеханов: “Казан” милли-мәдәни үзәген Милли китапханә өчен зурайтачаклар / Мөмкинлекләре һәм җәлеп итүчәнлеге буенча “Казан” милли-мәдәни үзәге кебек урын башка бер җирдә дә юк, диде Татарстан Президенты. 

2019 елда Татарстанда пляжларны төзекләндерү эшләре планлаштырыла / Рөстәм Миңнеханов республикада яхшы пляжлар юк диде.

Миңнеханов WorldSkills Kazan-2019 турында: Безнең максат - хезмәт кешесенең абруен күтәрү / Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уздыру – Татарстанда эшче белгечлекләр әзерләү инфраструктурасын булдыру мөмкинлеге.

Синоптиклар 23 сентябрьдә Татарстанда һава шартлары бозылу турында кисәтә / Иртәгә төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда томан төшәчәк.

Рөстәм Миңнеханов: Бүген халык белән эшләү бөтенләй башка төрле / Социаль һәм электрон мәйданчыклар хакимият белән халыкның үзара элемтәсен радикаль рәвештә җиңеләйткән.

Яр Чаллының “Нур-Ихлас” мәчете территориясендә мәдрәсә төзеләчәк / 2018 елда Чаллының иң зур дини объектына 25 ел тула.

news_right_1
news_right_2
news_bot