news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

22 сентябрьдән Казанда 13 номерлы троллейбус йөрмәячәк

Юл эшләре тәмамланганчы, Максимов урамында 13 номерлы троллейбус вакытлыча йөрүдән туктый.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда 22 сентябрьдән 13 номерлы “Халитов урамы – Ленинград урамы” троллейбусы вакытлыча йөрмәячәк. Бу юл төзекләндерү эшләре һәм Максимов урамында, Дементьев урамыннан Ленинград урамына кадәр, хәрәкәт чикләнү белән бәйле. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юлда башкарылган эшләргә бәйле 20 августтан 13 номерлы троллейбус Халитов урамынанн Дементьев урамына кыскартылган маршрут буенча йөрде. Юл эшләре тәмамланганчы, аны ябарга карар кылынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot