news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Данис Зариповның спорттан читләштерелү вакыты төгәлләнде, Галиев мәчетендә Мәүлид бәйрәме узачачак, иң яхшы Коръән-хафиз билгеле булды.

 Данис Зариповның спорттан читләштерелү вакыты 6 айга кадәр кыскартылды/Хоккейчы иртәгә – 23 ноябрьдә үк бозга чыгарга хокуклы.

Истанбулда Мирсәет Солтангалиев искә алыначак/Искә алу җыенында татар язучысы Ринат Мөхәммәдиевның да чыгыш ясавы көтелә.

Галиев мәчетендә 28 ноябрьдә Мәүлид кичәсе оештырылачак/Мәчеттә атна дәвамында дини дәресләр, шул исәптән татар теле дәресләре дә уза.

Иң яхшы Коръән-хафиз - Казаннан/Казанда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте.

Дәүләт Советында элекке тоткыннарны тормышка җайлаштыру проблемалары турында сөйләштеләр/Җәза вакыты чыккач, ел саен республикага 4 меңнән артык кеше кайта.

Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак/Казанда һава температурасы 3 градуска кадәр җитә.

Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек/Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.

"Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев" командасын тар-мар итте/Эмиль Гарипов үз капкасын "коры" калдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100