Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
22 ноябрьдә «Әдәби марафон» проектының финалистларын бүләкләү тантанасы узачак
22 ноябрьдә «Әдәби марафон» проектының финалистларын бүләкләү тантанасы узачак. Чара Казан шәһәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының зур концертлар залында үткәреләчәк. Бүләкләү тантанасы сәгать унбердә башлана. Тантанага 2024 елның XXVI, XXVII, XXVIII һәм XXIX #ӘдәбиМарафон проекты финалистлары чакырулы, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Әдәби марафончыларга һәм аларның әйдаманнарына бүләкләрне танылган язучылар, шагыйрьләр, хөкүмәтебез җитәкчелегеннән вәкилләр һәм башка танылган шәхесләр тапшырачак. Чарада язучылардан автографлар алу, алар белән бергә фотосессияләр һ.б. каралган.
Тантанада Татарстанның атказанган һәм халык артисты Рөстәм Закиров белән Люция Мусина (кызлары Миләүшә Закирова белән), Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Илшат Вәлиев, яшь һәм талантлы җырчылар, күп кенә фестивальләрнең лауреатлары Сөмбел Харисова, Айзилә Гарифуллина, Рөстәм Егоров, Айнур Каюмов һ.б. катнашуы да көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз