news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

22 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Галиев мәчетендә гаиләләрне ныгыту һәм саклап калу юлларын эзләделәр, Васил Шәйхразиев Швейцариядәге татарларны борчыган сораулар турында белеште.

Казанның Галиев мәчетендә гаиләләрне ныгыту һәм саклап калу юлларын эзлиләр / Чарада шәригать кануннарына туры килерлек итеп гаилә кору һәм аерылышу мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

Анжела Вавилова фонды 15 ел дәвамында 1698 балага һәм 1132 өлкән кешегә ярдәм иткән / Фонд 23 мартта үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә.

“Тоталь диктант-2018” өчен текстны язучы Гүзәл Яхина әзерләгән / "Иртә”, “Көндез”, “Кич” дигән өч өлештән торган текст – язучының яңа романыннан өзек.

Дүрт балалы гаиләләр яшәгән йортларда янгын турында хәбәр итә торган җиһазлар куелачак / РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, республикада шундый ике меңләп гаилә исәпләнә.

Себер татары Фаимә Турлая турында Латвиядә кино төшерелде / Проект кысаларында, Фаимә Турлая килгән кунакларны татар милләтенең үзенчәлекләре белән таныштырган.

Төрки дөнья кино ассоциациясе башкарма комитеты утырышына журналистларны кертмәделәр / Казанда I Халыкара төрки кино фестивале ачылды. Ул 21 – 25 март көннәрендә уза.

Республика наркологик диспансерында тәүлек буе "Ышаныч телефоны" эшли / "Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит” акциясе кысаларында 100 гә якын мөрәҗәгать килеп ирешкән.

Васил Шәйхразиев Швейцариядәге татарларны борчыган сораулар турында белеште / Р.Миңнеханов белән очрашу вакытында Швейцариядә Сабан туе уздыру, татар көрәше оештыру, татар теле курсларын булдыру турында сораулар көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100