Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
22 июньдә Россия күләмендә «Бер минутлык тынлык» акциясе узачак
Иртәгә Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә бөтен ил буенча бер минутлык тынлык игълан ителәчәк. 60 секунд эчендә Мәскәүдә һәм төбәкләрдә ТВ һәм радио тапшырулары, шулай ук гадәти эшчәнлек туктатыла.
Хәтер һәм кайгы көненә багышланган акция вакыты очраклы гына сайланмаган — 1941 елда нәкъ менә 12.15 сәгатьтә Советлар Союзы Хөкүмәте фашистлар Германиясенең һөҗүм итүе турында хәбәр иткән.
Акция Россиядә беренче тапкыр гына үткәрелми – аны гамәлгә кую турындагы законны 2020 елда РФ Президенты Владимир Путин имзалады. Бер минут тынлыкның максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 26,6 млн кешене искә алу, сугыш геройларын һәм 1941-1945 еллардагы вакыйгаларны истә тоту.
«Татар-информ» Россия Президентының 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган тантаналы чараларда катнашачагын, шул исәптән Александровский бакчасында Билгесез Солдат Каберенә чәчәкләр салачагын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз