Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
22 июльдән татар телен өйрәнү буенча җәйге курсларның икенче агымы башлана
Казан халкын татар телен өйрәнү буенча җәйге курсларның икенче агымына чакыралар. Алты атна дәвамында бушлай дәресләр әле яңа гына өйрәнә башлаучылар һәм алга киткән төркемнәр өчен узачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
22 июльдән төп тел, грамматик һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган дәресләр оештырылачак. Башлангыч төркем укытучы белән сишәмбе көнне шәһәр Башкарма комитетында (Кремль ур., 3), ә алга киткән төркем чәршәмбе көнне «Черек күл»дә очрашачак.
Барлык дәресләр 18:00 дән 20:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә. Тел курсына сылтама буенча язылырга мөмкин.
Проект Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз