news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Республикада Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде, туган тел мәсьәләсе көн үзгендә, Рәфикъ Юныс «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Якыннарыгыз хәрби хезмәтнең авырлыгын һәрвакыт сезнең белән бергә кичерә - Р.Миңнеханов/ "Бу - намус, Ватанга мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык бәйрәме. Үзен аямыйча, дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшүчеләр бәйрәме", - диде Президент.

Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар/Тантанада Татарстанның барлык районнарыннан килгән делегацияләр катнашты.

Равил Фәйзуллин телне саклауга һәм үстерүгә битараф булмаска чакыра/“Һәр кеше телне, тарихны саклау өчен хезмәт итәргә тиеш”, - ди Татарстанның халык шагыйре.



КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова татар китабын таныту планын булдырырга тәкъдим итә/ Мәскәүдә татарлар җыела торган төп урын – Асадуллаев йортында татар китабына сусаганнар. Петербург һәм Себердә татар китабын көтәләр, ди галим.



Язучы Рәфикъ Юныс «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде/ Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе әлеге бүләккә массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык хезмәте өчен лаек булды.



"Татар-информ" журналисты россиякүләм бәйгедә лауреат исеменә лаек булды/ Конкурсның максаты - яшь журналистларны халыкара дәрәҗәдәге проблемаларга җəлеп итү.



«Татар-информ» агентлыгы фотографын Татарстан Югары суды рәисе бүләкләде/ Салават Камалетдиновка Чад Республикасы гражданинын үтерүдә гаепләнүченең фотосы өчен диплом тапшырылды.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100