news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

22 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашты, «Татар-информ» агентлыгы ел лидеры дип табылды, Татарстанда көчле буран көтелә.

Татарстанның иң тырыш авыл хуҗалыгы өлкәсе белгечләрен бүләкләделәр/ «Авыл хуҗалыгының нигезен белгечләр тотып тора», – диде министр. 

«Татар-информ» агентлыгы – Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары арасында ел лидеры/ Җиңүчеләргә бүләкләр «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең йомгаклау коллегиясе вакытында тапшырылды.

Каюм Насыйриның беренче тулы библиографиясе эшләнелде/ Филология фәннәре докторы Рәмил Исламов башкарган хезмәттә мәгърифәтче хакында моңарчы мәгълүм булмаган фактлар бирелә.

Рөстәм Миңнеханов: Ана телебезне белмәүне, аз куллануны танырга кирәк/ Президент татар телен укытуда җитешсезлекләр күп булуын әйтте.

Андрей Кузьмин: «Татарстан-24» уңышлы үсеш ала/ 2017 елда «Татарстан-24» киңлегенә 11 телеканал күчте.

Татар театрының ике артисты һәм бер режиссерына Дамир Сираҗиев премиясе тапшырылды/ Бүген – Татар театрының туган көнендә - Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Рөстәм Миңнеханов “Үзгәреш җиле” турында: Яшьләргә кирәкле контентны бирергә кирәк/ Президент татар җырын яңа мәйданга чыгаруның яңа формалар, яңа юлларын табарга кирәклеген билгеләп узды.

Ришат Гыйләҗетдинов: Хәлиткеч уеннарны үзебездә уздыруының өстенлеге – очышлар булмауда/ Казан икенче ел рәттән Россия кубогының "Дүртлек финалы"н кабул итә.

Татарстанда көчле буран көтелә/ Татарстан синоптиклары һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.

Авылны саклап калу өчен, хезмәт хакына карашны тамырдан үзгәртергә тиешбез – М.Әхмәтов/ Министр сүзләренчә, бүген авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 20,7 мең сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100