Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
22 декабрь – елның иң кыска көне
22 декабрь – елның иң кыска көне
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген – 2006 елның иң кыска көне. Нәкъ менә бу көнне кояш көндезге якта горизонтка карата минималь биеклектә була. Шушы мизгелдән көн озынлыгы арта башлый.
Астрономнар, нәкъ менә 22 декабрьдән кыш башланып китә дип исәпли. Җирнең Россия урнашкан төньяк ярымшарында бу көннәрне кояш торгынлыгы дип атыйлар. Кояш бу вакытта гоизонт сызыгында бик аз вакыт кына «эленеп» тора.
Көн озынлыгы нибары 7 сәгать тәшкил итә. Җирнең көньяк ярымшарында исә бүген Җәйге кояш торгынлыгы көне. Әлеге көн турында борынгы кешеләр дә белгән. Мисал өчен, рус халык фольклорында бу көнгә багышланган мәкаль дә бар. Хәзер исә көн озынлыгы акрынлап арта барачак, ә төн кыскарачак. 22 декабрьдән соң кояш бераз гына булса да югарырак күтәреләчәк. Борынгы кешеләр моны Аллаһының могжизасы – яктылыкның караңгылыкны җиңүе дип кабул иткән. Көннәр озая бара, димәк, язга да ерак калмый дигән сүз.
Кышкы кояш торгынлыгына карап булачак уңыш хакында киңәш-табыш корганнар. 22 декабрьдә агачларны бәс капласа, моның мул уңышка икәнлеген борынгылар да белгән. XVI йөздә Русь дәүләтендә кояш торгынлыгына бәйле кызыклы гына йола яшәгән. Мәскәү чиркәвенең чаң кагучы старостасы (ул шулай ук сәгать телләренең сугуына да җавап биргән) патша каршына баш ияргә килгән. Ул патшага кояшның бүгеннән җәйгә таба “борылуы”, көннәрнең озаюы, ә төннәрнең кыскаруы хакында хисап тоткан. Әлеге шатлыклы хәбәре өчен патша старостага акчалата бүләк тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз