news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

22 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Татар-дозор"да катнашучылар инкыйразны туктатырга тели, "Азан авазы" бәйгесе булды, 41 җырчы ТМТВ премиясе алды, Халыкара Җир көне билгеләп үтелә.

Быел "Татар-дозор" квест-уены "Инкыйраз" дип аталды/ Оештыручылар фикеренчә, популяр квестта катнашучылар татар теле, мәдәнияте, тарихында эзләрен калдырырга, инкыйразны туктатырга тиешләр.



Мәрҗани мәчетендә 80гә якын мөселман “Азан авазы” бәйгесендә катнашты/ Мөселманнар 4 номинациядә көч сынаша алды.



Татарча сөйләшмәсәм дә, бик күп татар җырын белә идем – Бари Алибасов/ Композитор Бари Алибасов татарларны югары мәдәниятле халык, дип саный.



Казанда 41 җырчыга ТМТВ премиясе тапшырылды/ Тантана, быел өченче тапкыр уздырылганга, "Өченче биеклек" дип аталды.



Казанда узган "Туган телем - Тукай теле" Россиякүләм фестиваленең җиңүчеләре билгеле/Бәйге 21-22 апрель көннәрендә Казанның "Юность" мәдәният йортында узды.



Казан ветераннарына Дуслык йортында түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр/ 27 апрельдә Татарстан халыклары Дуслык йортында Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына төрле ведомстволар юридик ярдәм оештыра.



Бүген Халыкара Җир көне билгеләп үтелә/ Әлеге истәлекле көнгә 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 63нче сессиясендә нигез салына.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100