news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

22 апрельдә Татарстан укучылары өчен БДИ буенча генераль репетиция үткәреләчәк

22 апрельдә Татарстан укучылары өчен БДИ буенча генераль репетиция үткәреләчәк

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). 22 апрельдә Татарстан укучылары өчен математика буенча сынау рәвешендә бердәм дәүләт имтиханы узачак. Анда 40 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы катнашыр, дип көтелә. Бүген бу хакта педагогларга БДИ буенча үткәрелгән семинарда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының тест үткәрү үзәге директорының урынбасары Оксана Решетникова хәбәр итте. Семинар Казанның 102нче гимназиясендә үтте.

Тәҗрибә имтиханы БДИны оештыру чараларын эшкәртү һәм үткәрү технологияләре белән танышу максатыннан үткәрелә. Аннан соң мәктәпләр дөрес эшләнгән биремнәрнең саны язылган беркетмә алачак. Тәҗрибә өчен үткәрелгән БДИга билге куелмаячак. Оксана Решетникова сүзләренчә, БДИ үткәрү технологиясенең барлык нечкәлекләре уйланылган, шуңа күрә укучыларга авырлыклар тудырырга тиеш түгел. БДИ илдә 10 ел дәвамында үткәрелүче үзәкләштерелгән бөтенроссия тесты нигезендә эшләнелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot